Дамир моңа кадәр дә дары исенең нинди икәнен бик яхшы белгән инде. Чөнки армия хезмәтенең ел ярым өлеше аның Чечняда үткән. 18 яше тулуга, Янил училищесын тәмамлауга ук, аны Эчке эшләр гаскәрләренә хезмәт итәргә алалар. Чечнядан улымның хатлары ярты елга бер килә иде, – дип сөйләгән Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасына 5 бала әнисе Мәгәфирә апа. – Исәнме-юкмы икәнен дә белмәдек. Шөкер, аннан исән-сау кайтып, гаилә корды. Бер кыз һәм уллары бар. Төнге сәгать 2дә кайтып керде ул армиядән. Нократ Аланыннан Кукмарага кадәр җәяү атлагач, мәрхәмәтле таксист очрап, аны өйгә кадәр китереп куя. Кая ул вакытта, 2004 елда, кесә телефоннары да юк иде бит әле. Инде элеккегеләре онытылып кына барганда, 1 ел элек үзен махсус хәрби операциягә чакырдылар. Вахит авылында туып-үскән Дамир Галиуллин – аз сүзле, тыйнак кеше. Үзе бер дә сөйләшергә яратмаса да, күз карашындагы моңсулык 39 яшьлек ир-атның күпне күреп, күпне кичергәне турында сөйли. Күрше егете Раниф Тимергалиев белән узган елның 21 сент
«Күкрәк кесәмдә хәрби билетым, телефон гына исән калган. Киемнәрем теткәләнеп беткән»
21 октября 202321 окт 2023
3 мин