Элек Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант, җырчы Артур Кусимов вафат булган. Кайгылы хәбәрне үзенең сәхифәсендә Элвин Грей җиткерә. «Бүген «Элвин Грей» төркеменең экс-музыканты Артур Кусимов арабыздан китте. Бик авыр… Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Артур соңгы 2 елда үзенең сольный проектын эшли иде. Ләкин аны ахырына кадәр җиткерергә өлгерә алмады. Язмышы башкача булган», – дип яза ул. Радик дустының вафат булу сәбәбен әйтмәгән.