Журналист, юморист Данир Сабиров командасында эшләүче Зоя Солошина социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе белән тулырак таныштырган. Ул Краснодар краенда туган. Әтисе вафат булгач, әнисенең туган ягы – Башкортстанга күчеп кайтканнар. Журналист язылучылар өчен кызыклы гаилә хәле темасын да читләтеп үтмәгән. «Кияүгә чыктым, бала таптым, аерылдым. Болар барысы да бик тиз булды. Мин иремнән киткәндә, кызым Ләйләгә 1,5 яшь иде. Аның белән яшәмәү – минем карарым. Үз тормышымда ниндидер карар кабул итәм икән, кирегә юл юк. Ирем белән яңадан кушылу турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Башта мин Ләйлә белән «снимать» иткән фатирларда яшәдем. Мин башта баланың әтисе «минем фатирда яшәгез, бала белән интегеп йөрмәгез» дигәнен көтеп утырдым. Кызганычка, бәлки, бәхеткәдер, мондый тәкъдим булмады. Шул вакытта бер якын дустым «аннан нәрсәдер көтүдән туктауга синең барысы да килеп чыгачак» диде. Шулай килеп чыкты да! Мартта ирем белән аерылыштым, июльдә фатир алдым. Уфа фатирында яшәргә дә өлгермәдек,
Журналист Зоя Солошина: «Кияүгә чыктым, бала таптым, аерылдым»
21 октября 202321 окт 2023
1
1 мин