Мәскәүдә табиблар эче авыртып интеккән хатын-кызның бавырында эмбрион тапкан. Бу хакта gubdaily.ru сайты яза. Башкаланың Сәламәтлек департаменты хәбәр иткәнчә, хатын-кыз, үзен начар хис итүгә зарланып, Кончаловский исемендәге шәһәр клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. УЗИдан караганда, аналыкта урнашмаган йөклеклек булуга шикләнәләр. Хатын-кызның хорионик гонадотропин гормоны күп була. Бу – күкәй күзәнәк аталанганнан соң алтынчы көннән сигезенче көнгә кадәр бүленеп чыга торган гормон. Табиблар ашыгыч рәвештә лапароскопия ясарга карар итә. Аналыкта урнашмаган йөклелек аркасында, аның эчендә кан киткән була. Табиблар ачыклаганча, өчкә өч сантиметр зурлыктагы эмбрион хатын-кызның бавырында урнашкан һәм шуның аркасында эчке органы ярылган була. Кешеләрдә мондый йөклелек сирәк очрый торган күренеш санала. Хастаханә баш табибының акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Элен Вартанян аңлатканча, аналык тышындагы йөклелек еш кына фаллоп көпшәләрендә формалаша башлый. Әмма аның корсак куышл
Бер хатын-кызның бавырында бала үсә башлаган, яралгыны бавыр белән кисеп алганнар
20 октября 202320 окт 2023
1
1 мин