Юмор остасы Данир Сабиров янгын аркасында өйсез калган күршесе Ирек абыйга ярдәм итәргә алынды. Артист үзе дә, тормыш иптәше Миләүшә дә социаль челтәрләрдә халыктан ярдәм сорады. Бу постларны башка артистлар да күчереп куйды. Әле кичә генә Миләүшә Сабирова ачкан счетка гаиләнең «подписчиклары» 307 мең сум җибәргән булган. Бүген иртән исә халык җибәргән ярдәм хисабына 917 мең сум акча җыелган. Шулай итеп, Данир Сабировның йортсыз калган күршесенә тамашачысы 2 көн эчендә 1 млн сумга якын акча җыйган. Исегезгә төшерәбез: 8 октябрь көнне иртән чыккан янгын Ирек абыйның хуҗалыгын, 2 машинасын юк итте. Гаилә башлыгының үзенә зыян килмәсә дә, бу вакытта аның йортында булган кызы һәм оныгының куллары пеште. Данир бәла килгән гаиләгә паспорт ясату эшләрен дә кайгырткан. Ул күршеләренә йорт салырга да булышачак. Артист сүзләренчә, йорт салып кергәнче, Ирек абый кызының ипотекага алынган фатирында яшәп торачак. «8 ел элек мин йорт төзегәндә, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп торды минем күршем. Үзе би
Данир Сабировның тамашачысы аның күршесенә йорт төзергә 1 млн сумга якын акча җыйган
20 октября 202320 окт 2023
1
2 мин