Рус телендәге матбугат чаралары 41 яшьлек Вера Брежнева һәм 60 яшьлек Константин Меладзеның аерылышуы турында язган иде. Шушы көннәрдә җырчы үзе дә моны социаль челтәрләрдә раслаган. Продюсерның яңа мәхәббәте барлыкка килгән, дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Меладзены 23 яшьлек София Тарасовага – «ВИА Гра» төркеменең элеккеге җырчысына гашыйк булган икән, дип тә яздылар. «Комсомольская правда» журналисты продюсер һәм җырчы гаиләсенең аерылышу сәбәбе башка икәнен ачыклаган. Аларның гаилә тормышында яшь кыз түгел, ә сәясәт җимергән, дип яза басма. Продюсер Алина Красная композитор, продюсер Константин Меладзе һәм җырчы Вера Брежневаның аерылышу сәбәбен түбәндәгечә сөйли: «Вера Костяның, Украинаны яклап, ачык мөрәҗәгать ясавын теләгән, диләр. Әмма ул баш тарткан, чөнки аның Россиядә продюсерлык үзәге һәм шактый күп күчемсез милке бар. Шуңа күрә Вера белән аралары бозылган, алар аерылышкан. Хәзер Костя – Италиядә, ә Вера Балтыйк буенда яши», – дигән ул. Брежнева махсус хәрби операцияне тәнкый
Яшь кыз гаепле түгел: Вера Брежневаның 60 яшьтәге иреннән аерылу сәбәбен язалар
19 октября 202319 окт 2023
1
1 мин