Телевизион тапшырулар алып баручы Луиза Закирова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Якын Көнчыгышта барган вакыйгалар турында үз фикерен белдергән. «Атна дәвамында Якын Көнчыгыш вакыйгалары белән яшәдем. Хәзер инде 4 бала әнисе булган элекке хезмәттәшемә язган смс-хәбәрем конфликт чыгарды, һәм мине бу сорауны төрле яклап өйрәнергә мәҗбүр итте. Иң башта мин дә, күпчелек кешеләр кебек, шок халәтендә калдым. Коралсыз кешене күзләренә карап атып үтерүне мин берничек тә күз алдына китерә алмадым. Шул ук вакытта кайберәүләр тантана итте һәм Газа Секторын яклады. Ничек инде террорчылар яклы булырга мөмкин? Менә шулай рәхимсез рәвештә бер гаепсез кешеләрне үтерү – минем өчен террорның иң югары чагылышы. Ләкин бу сүзләрем өчен хезмәттәшем тарафыннан үземнең бернәрсә дә белмәвем, сатылган массакүләм мәгълүмат чараларына ышануым, Шевченконы тыңлап карарга кирәклеге һәм теманың ябык булуы турындагы җавап алдым. Әмма бу җавап теманы ябып куймады, киресенчә, аны тирәнтен өйрәнергә этәрде. Хезмәттәшем ми
Луиза Закировадан дөньядагы вакыйгаларга карата җан авазы: «Смс-хәбәрем конфликт чыгарды»
19 октября 202319 окт 2023
63
2 мин