Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылганнарның гаиләләренә ярдәм итү дәвам итә.
Район хакимияте гаилә тоткалары махсус хәрби операция зонасында булганнарга ягар утын белән булыша. Бүген шундый ярдәмнең чираттагысы оештырылды.
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр шул утынны кисә, яра, төяп җибәрә, шоферлар-механизаторлар гариза язган кешегә алып кайтып бушата, кирәк кешегә утын өяргә ярдәмгә волонтерлар да килә ала.
Мобилизация башланганнан алып әлеге ярдәм ел әйләнәсе бара.