Алтай өлкәсендә хатын-кыз һәм аның 4 баласы үлгән авариядә гаепле кешегә карата хөкем карар игълан ителде. Бензин ташый торган машина белән идарә иткән 54 яшьлек ир-атны 6 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте. Фаҗига былтыр 5 сентябрьдә була. 4 бала һәм аларның әнисе «Хонда» машинасында Барнаулдан Алтай Республикасының Кош-Агач районына кайтып бара. «Тикшерү ачыклаганча, Бий районы Полеводка авылында «Даф» йөк машинасы каршы як полосага чыга, тизлек режимын сакламый. Бу вакытта әлеге полосада тиешле тизлек белән «Хонда» машинасы бара. Аның белән 35 яшьлек хатын идарә итә. Йөк машинасына бәрелмәс өчен, ул каршы як полосага чыгарга мәҗбүр була. Йөк машинасына да кабат шул якка күчә һәм алар бәрелешә», – дигәннәр ведомствода. 35 яшьлек хатын-кыз, 3тән 16 яшькә кадәрге 4 бала урында ук һәлак була. «Хонда» металл өеменә әверелгән. Салондагы кешеләрнең исән калу ихтималы да юк. Суд карары буенча бензин ташый торган йөк ма
«Каршыга бензовоз очып килә». Дүрт бала һәм аларның анасы берьюлы үлгән
29 октября 202329 окт 2023
1 мин