Шушы көннәрдә Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең элеккеге хатыны, концерт директоры Эльмира белән (эстрадада Тәтишка кушаматы белән билгеле) яңадан кушылулары турында яза башлады. Ришат Тәтишкасын бик яратуын әйтте һәм аннан гафу үтенде, Тәтишкасы да гафу итүен күрсәтә торган постлар урнаштырды. Тәтишка үзе авырганда, ул аңа Ришат җибәргән чәчәкләрне, даруларны фотога төшереп, социаль челтәрдә уртаклашты, кафеларга бергә йөрүләрен күрсәтте. Раяз Фасыйхов «ТНВ» каналындагы «Ә син?» дигән тапшыруда алып баручы Әбри Хәбриевка бу парның аерылу тарихы белән пиар эшләвен сөйләгән. Ул бу вакыйганы түбән дәрәҗәдәге алым дип санавын әйтте. Тапшыруда аңа «Синең фикереңчә, татар эстрадасында «дешевый» пиар, ягъни түбән дәрәҗәдәге пиар белән шөгыльләнүче артистны яки күренешне ата» дигән бирем килә. Шушы уңайдан ул Ришат Фазлыйәхмәтов һәм Тәтишканы искә алды. Минем өчен бик кызык булды. Мәсәлән, мин, концертларыма кеше күбрәк йөрсен дип, кешегә күбрәк ошарга тырышыйм дип жәлләтепме, яки кара пиар белән нә
Раяз Фасыйхов Фазлыйәхмәтов һәм Тәтишканың аерылышу-кушылулары турында: «Арзанлы пиар»
30 октября 202330 окт 2023
1
2 мин