Найти в Дзене
Интертат

«Кабартылган хатын була күрмәсен» – Марат Яруллиннан сәер видео

Бәбиләрнең генә түгел, әбиләрнең дә күңелен яулаган Марат Яруллин социаль челтәрдәге сәхифәсенә сәер видео куйган.

Видеода күренгәнчә, җырчы Бауман урамыннан самокатта бара, үзе белән кабартылган 5 этне дә «иярткән». Аннары ул этләре белән кафега кергән, аларга су да китерткән.

«Эт ярар… Кабартылган хатын була күрмәсен», – дип, Ильмира Нәгыймова комментаторларны «кыздырып» алырга булган.

«Ешрак кайткала», – дип җавап язган аңа Марат Яруллин.

Бу диалог күп кешенең, иҗатташ дусларының да кәефен күтәргән.

«Миңа да шундый этләр кирәк, ашарга сорамыйлар», «Сәер», – дигән комментарийлар да бар.