Украина президенты офисының элекке киңәшчесе Алексей Арестович (Россиядә экстремистлар исемлегенә кертелгән) илнең җитәкчелеген тәнкыйть иткән һәм конфликтның кайчан тәмамланырга мөмкинлеген фаразлаган, дип яза ТАСС. Сәясәтче фикеренчә, Украина ике зур хата ясаган – Артемовск (Бахмут) шәһәре өчен сугышлар алып барган һәм фронт линиясе буйлап ныгытмалар ясамаган. Аның фикеренчә, Украина хәрби көчләре тупикта. Моннан чыгу юлын Арестович илдә президент сайлаулары уздыруда күрә. Киңәшче фикеренчә, ил җитәкчелеге «Бахмут ныгытмасы турында миф» өчен бик күп гаскәр, техника, ресурсларны әрәм-шәрәм иткән – башта шәһәрне үзләрендә калдырыр өчен, аннары алырга тырышып. Аның фикеренчә, шәһәр өчен уңайсыз шартларда сугыш алып баруның файдасы булмаган. Икенчедән, Украина гаскәрләре саклану ныгытмалары ясамаган, моны эшләү гаскәрләрнең ныклыгын арттырган булыр иде, ди ул. Бу хаталарда ул хәрбиләрне түгел, илнең сәяси җитәкчелеген гаепли. Илдәге коррупция, Көнбатыштан ярдәмнең кимүе, ил эчендә «гайка
Украина сәясәтчесе ил җитәкчелеген алыштырырга чакыра (конфликт күпме барачагын фаразлый)
15 октября 202315 окт 2023
2 мин