Петербургта мошенниклар 80 яшьлек халык артисткасы Надежда Дроздованы алдап, банктагы бөтен акчасын алып бетергәннәр, дип яза «Комсомольская правда». Халык артисткасына «ФСБдан» шалтыраталар һәм «Телеграм»нан язалар – банктагы акчаларына куркыныч янавын әйтәләр. Артистка банкка китә, 3,6 миллион сум акчасын счеттан алырга теләгәч, банкта моңа шикләнеп карыйлар. Алар мошенниклар булу ихтималы турында кисәтә, әмма артистка ышанмый – ул акчаны «коткарырга» тели. Алган акчасын ул «ФСБ курьерына» тапшыра. Акчасын биргәндә, счетта тагын 1,2 миллионы калганын әйтә. Җинаятьчеләр 3,6 миллион белән генә чикләнеп калмый – калган акчаны да счеттан алып килергә куша. Пенсионерка ул акчаны биргәч, билгеле, югалалар. Надежда Дроздова Петербург консерваториясендә җыр кафедрасы профессоры булып эшләгән.