Найти тему
Интертат

Гөлназ Шәрипҗанова Самат ясаган мебель турында: «Мин сине шундый көттем»

Гөлназ Шәрипҗанова Арча ягыннан булган йорт җиһазлары ясаучы Саматны бөтен Татарстанга танытты. Сәбәбе дә бар: ул, акча алып, юкка чыккан иде. Акчасы да, Саматы да юк, дип, җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә елап сөйләде.

Гөлназ Шәрипҗанованы төп башына утыртканнар, ул елый-елый сүгә: «Кабәхәт, б..., эчеп ята».

Гөлназ Шәрипҗанова үзләрен алдаган кешегә: «Бәреп үтерәсем килә».

Гөлназ Шәрипҗанова алдану тарихы турында: «Самат табылды! Таптылар!».

Елап яздырган видеоның файдасы булды – хатыны да кайда икәнлеген белмәгән Самат элемтәгә чыкты. Хәзер инде җырчы язылучылары белән шатлыгын уртаклашып видео куйган. Балалар бүлмәсендәге «бардак» беткән, барысы да алтын куллы Самат ясаган шкафларга кереп урнашкан.

Гөлназ Шәрипҗанова бу видеоны үзләренең репертуарындагы «Шундый көттем» җырына салган. Җырчыларның мәхәббәт турындагы җыры бу юлы йорт җиһазына багышланган.

«Мин бит сине шундый көттем,

Көттем, көттем.

Мең ялгыштым, мең кат көйдем,

Көйдем, көйдем...»

Дүрт аяклы ат та абына, ди халык мәкале. Самат та, начар гадәтләреннән арынып, менә дигән мебель ясап биргән. Юкса, җырчы тагын коридорга шкафлар ясарга да заказ бирмәс иде. Димәк, Татарстанга танылган Самат артистларның ышанычын аклаган. Әле Саматның заказлары да артып китәр…

Әлбәттә халык та үз фикерен калдырган:

«Молодец, Самат, син шаулагач, тиз айныды»;

«Елап, кешене хурлап утырдың, алай ярамый»;

«Барыбер шуңа эшләттегезмени?»;

«Самат хәзер танылды»;

«Аллаһка шөкер, булган бу».