Элвин Грей – Радик Юльяҡшин Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә концерты булмаячагын, соңрак срокка күчерелгәнен хәбәр итте. Сәбәб – кызамык (корь) авыруы аркасында шәһәрдә карантин игълан ителү.
Йогышлы чир аркасында 24 октябрьдә булырга тиешле концерт соңрак срокка күчерелә.
Ульяновск мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Димитровградта, кызылча йоктырган дип, 10 кеше шикләнелә. Шикләнелә – чөнки әлегә авыру рәсми рәвештә расланмаган. Әмма шәһәр җитәкчелеге барлык массакүләм чараларны туктату турында карар кабул иткән.
- Кызамык белән авыручылар саны арта: балаларны куркыныч инфекциядән ничек сакларга?