Алтай краеның Тальмен районында бер гаиләдә, хатын тагын 1 бала таба алмаган өчен, чын җәнҗал чыккан. Бу парның 9 баласы бар инде, тик иренә бу кадәр бала гына җитәрлек булмаган, ул хатынын 10нчы баланы табарга кыстаган. Бу җәнҗал турында тулырак «Комсомольская правда»сайты яза. Тальмен районының 2нче участогы җәмәгать судьясы Татьяна Вязигина сөйләгәнчә, спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта, күп балалы әти-әни талашып китә. 61 яшьлек ир-ат 40 яшьлек хатынына төрле шелтәләр белдерә башлаган, бу гаепләүләрнең төп сәбәбе – хатынының таза булуы һәм яңадан балага уза алмавында була. Каны кызган ир-ат хатынына: «Син – минем хатыным, һәм мин сине үтерәм!» – дип кычкыра. Шуннан соң хатынының битенә суга, идәнгә егып сала һәм пычак сабы белән кыйный башлый. Ул хатынының башына һәм гәүдәсенең башка өлешләренә суккан. Ахырда, ир белән хатынга судта очрашырга туры килә. Дөрес, бу вакытка инде аларның ачулары сүрелгән була, һәм хатын иренә карата җинаять эзәрлекләвен туктатуны сорап гариза язган. Зыян
«Син минем хатыным, мин сине үтерәм!»: бер ир хатынын 10нчы бала таба алмаганга кыйнаган
14 октября 202314 окт 2023
1 мин