Кичә кич, бүген көндез месенджерларда, Курса Почмак балалар бакчасына ниндидер чит кешеләр керергә тырышкан икән, дигән видео һәм аудиохәбәр таралды. Аларда балалар бакчасының кайсы районныкы булуы аңлашылмый. «Хәерле көннәр, группа. Балаларыгызны караштыргалап йөрегез, бүген әнә Курса Почмак садигына һөҗүм булган. Ашханәләргә кереп җимергәннәр, ашауларын алып чыкканнар, ди. Сакчысын кыйнаганнар, ди. Бөтен җирдә көчәйтелгән (режим) бара, чамалагыз», – дигән кисәтү таралды. Аның белән шушы видео да йөри: Бу вакыйганың Арча районында булуы билгеле булды. Арча районының «Арск-информ» сайты хәбәрчесе Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айдар Баһавиевтан бу вакыйгага карата аңлатма алган. «Дөрестән дә, бүген Казан шәһәреннән Яңа Чүрилегә зиратка кайтып килүче 5 яшь кеше (3 кыз һәм 2 егет) Курса Почмак балалар бакчасына туктап юл сораган. Чыгып барганда, берничә тартма яшелчәне үзләре белән алып китәргә теләгән. Моны күреп алган бакча хезмәткәрләре полициягә
Полиция хезмәткәре Арча районында балалар бакчасына кергән ят кешеләр турында сөйләгән
14 октября 202314 окт 2023
1
1 мин