Әйе, Ислам динендә артистлар күбәеп китте, әмма профессиональ артистлар гына түгел, ә “хәзрәт булгач артистлана белү кирәк инде”, дип үз алларына шундый максат куеп, шул юнәлештә эш йөртүче артист-хәзрәтләр тагы да күбрәк. Миңа кайбер хәзрәтләр якын итеп: “Син, Рәсим хәзрәт, Коръәннән тормышка кагылышлы 10-15 аятьне яттан өйрән дә, вәгазь сөйләгәндә шул аятьләрне кыстырып гарәпчә әйтеп куй. Шулай итсәң халык алдында абруең артачак. Халык алдында гыйлемле булып күренә белү кирәк”,-дип акыллы киңәшләр биргәләделәр. Әмма Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) “Кешенең кылган гамәлен Аллаһы Тәгалә ниятенә карап бәяли”, дигән хәдисен истән чыгармаган хәлдә, мондый “акыллы” киңәшне кабул итә алмадым. Чөнки минем ният халык алдында гыйлемле булып күренергә тырышу түгел, ә Аллаһы Тәгалә биргән гыйлемне булдыра алган чаклы халыкка җиткерү, аңлатырга тырышу.
Әмма бу эш бик ансат түгел. Чөнки җәмгыятебез, ягъни татар халкы чыннан да артист-хәзрәтләрне күбрәк якын итә. Моңа гаҗәпләнәсе юк әлбәттә. 80 ел буе динсез дәүләттә яшәүне сәбәп итеп күрсәтергә һәм шуның белән үз өстебездән җаваплылыкны төшерергә телибез. Юк, төп сәбәп бу түгел, әгәр төп сәбәп 80 ел динсез дәүләттә яшәү булса, Пәйгамбәребез (с.г.в.) 23 ел эчендә балаларын тереләй җиргә күмгән һәм ничә йөз ел динсез яшәгән кыргый халыктан чәчәк аткан Ислам дәүләте төзи алмаган булыр иде. Күбесе әйтер: “Ул бит Пәйгамбәр (с.г.в.) булган, аңа Аллаһы Үзе ярдәм иткән”, дип. Ә бит Аллаһы Тәгалә безгә дә ярдәм итә: ”Миңа таба бер адым атласагыз, Мин сезгә ун адым атлыйм, Миңа каршы йөреп килсәгез, Мин сезгә каршы йөгереп киләм”, дип вәгъдә итеп тора. Юк шул, безнең үзебезнең Аллаһы Тәгаләгә каршы барасыбыз килми.
Бүген безнең татар халкында ислам бары тик гореф-гадәтләр, төрле дини мәрәсимнәр үтәүдән гыйбарәт. Анда да шәригатьтә булмаган бидъгать гамәлләр өстенлек итә. Шуның өчен татар балалары төрле секталарга эләгеп харап була. Инде эчүчелек, наркоманчылык, фәхишәлек киң колач алды. Артист-хәзрәтләргә татар халкы, татар милләте булды ни дә, булмады ни – барыбер. Әгәр дә аларга милләткә хезмәт итәсе иде дисәң: “Исламда милләт юк”, дип кенә җавап бирәләр. Шул ук вакытта: “Башка милләт халкының ислам диненә кайтуына ничек карыйсыз?” дигән сорауга: “Мондый хәлгә шатланып булмый, һәрберсе үз диннәрен тотсыннар, үзләренең ата-ана динен ташламасыннар”, дип куялар. Кызык килеп чыга, исламда милләт юк, әмма исламга башка милләт халкы килмәсен буламы...Мондый сүзләрне ихлас күңелдән мөселман булмаган кеше, ягъни ислам диненең нинди дин икәнен аңламаган кеше генә әйтә ала. Инде махсус мәдрәсәләрдә укыган кеше дә мөселман була алмагач, ничек итеп гади халык мөселман була алсын да, ничек итеп төрле секталардан котылып кала алсын. Ә бит махсус дини белем алгач мөселманның, имамның вазыйфасы мәчеткә килгән картларны намаз укыту белән чикләнми, ул туры юл таба алмаучыларга туры юл табарга булышырга, татар балаларын төрле секталар тырнагыннан тартып алыр өчен армый-талмый эшләргә тиеш.
Әмма...
Әмма кызганыч, бүген армиягә поплар бара – имамнар юк, мәктәпләрдә христиан дине укытыла - мөселманнар бәхәсләшә, семинарияләрдә бөтен фәннәр дә укытыла - мәдрәсәләрдә – дөньяви фәннәр уку кирәк түгел диләр. Фәннәрне дини һәм дөньявигә бүлеп карау мөселманнар өчен бик зур гонаһ, бу безгә шулай ук башка милләтләрдән һәм башка диннәрдән килеп керде.
Әгәр дә Аллаһы Тәгалә безгә бүләк итеп биргән акылны эшләтеп, уйлап карасак, фәннәрнең берсе генә дә дөньяви түгел. Әйтик, астрономия йолдызларны, күк җисемнәрен өйрәнә торган фән. Нәрсә, күк җисемнәрен кешеләр барлыкка китердеме әллә? Анатомия – бер тамчы оешкан каннан яралтылган кеше төзелешен өйрәнә торган фән. Нәрсә, әллә кеше үзеннән-үзе булдымы?
“Укы! Сине бер тамчы оешкан каннан барлыкка китергән Раббың исеме белән укы! Укы! Раббың синең чиксез юмартлык иясе. Ул каләм белән язуны өйрәтүче. Кешегә элек мәгълүм булмаган нәрсәләрне өйрәтүче дә Ул” (96, 1-5).
Аллаһы Тәгалә иң беренче иңдергән шушы аятьләрендә кешене укырга да, язарга да, кеше төзелешен өйрәнергә дә чакыра. Укыгыз ди, белмәгәннәрегезне сезгә Үзем белдерәм, әмма син укы, тырышлык куй, ди. Без Аллаһы Тәгаләнең шушы сүзләрен санга сукмыйча: “Юк, безгә дөньяви белем кирәк түгел”, дип исламнан чыгып киткәнебезне сизми дз калабыз. Чөнки Коръәндә Аллаһы Тәгалә кешеләрне Ул яралткан бөтен нәрсәне дә өйрәнергә чакыра. Күкләрне – Җирне, Айны, Кояшны, диңгез-тауларны, җилне һәм яңгырны, үсемлек һәм тереклек дөньясын – барысын да өйрәнергә, укырга һәм гыйлем туплап башкаларга өйрәтергә боера. Ә безнең артист-хәзрәтләр Аллаһы Тәгаләнең шул боерыгын кире кагып “безгә дөньяви фәннәр кирәкми”, диләр.
Ислам дине дә Аллаһы Тәгалә өйрәнергә боерган фән. Әйе, әйе, астрономия, биология, анатомия, физика һәм химия фәннәре кебек үк фән. Астрономия галәмне, йолдызларны өйрәнә торган фән булса, Ислам дине кешегә чын КЕШЕ булып яшәүне өйрәтә торган фән. Кеше кешегә карата бары тик изге гамәлләр генә кылырга тиешлеген өйрәтә торган фән. Шуның өчен мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләнең шушы фәннәренең берсен генә дә инкарь итәргә тиеш түгел. Берәү физика яисә химия яисә башка бер фәнне Аллаһы фәне түгел, дөньяви фән дисә, ул мөселман була алмый, хәтта намаз укып ураза тотса да.
Намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү һәм хаҗ кылу – ул мөселман кешесенең Аллаһы Тәгалә алдында үтәлергә тиешле бурычы. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга боерып болай ди: “Сез кешеләргә күбрәк игелек кылуда ярышыгыз!” (2.-148).
Кызганычка каршы бүген үзләрен мөселман дип йөртүче артист-хәзрәтләр “иномаркалар” алуда, коттедж салуда һәм күбесе явызлык эшләүдә ярышалар бугай, ә кайберләре кешегә хәтта яла ягудан да чирканмыйлар. Менә шуның өчен үзгәртеп корулар башланып дин иреге булганга 30 ел (!) вакыт узып китүгә карамастан, кешене Кеше булып, мөселман булып яшәргә өйрәтә торган фән – Ислам дине һаман да ниндидер гореф-гадәтләр һәм дини мәрәсимнәр уздыра торган бер чара булып кала бирә.
Рәсим Хәбибулла.