Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

Онкоуролог гомерне 10 елга кыскарта торган хатаны әйткән

Хирург, онкоуролог Марк Гадзиян гомерне 10 елга кыскарта торган хатаны әйткән. Российская газета язуынча, май катламы – кешене төп үтерүче, чөнки ул күпсанлы авыруларның башлангычы булып тора: гипертония, подагра, диабет, умыртка бүсере, атеросклероз, онкология. «Симерү кешенең гомерен якынча 10 елга кыскарта. 60 яшьтән соң һәр 3 кг авырлыкны киметү гомерне якынча 1 елга озайта», – дигән ул. Гадзиян, артык авырлык балалар өчен дә зыянлы, ди. «Балаларның артык авырлыгы өлкән тормышта йөрәк ишемиясенә китерә», – дигән ул. Марк Гадзиян фикеренчә, консервлар, шулай ук фастфуд, эшкәртелгән ит ризыклары һәм баллы әйберләрне күп ашау йөрәкне какшата.

Хирург, онкоуролог Марк Гадзиян гомерне 10 елга кыскарта торган хатаны әйткән.

Российская газета язуынча, май катламы – кешене төп үтерүче, чөнки ул күпсанлы авыруларның башлангычы булып тора: гипертония, подагра, диабет, умыртка бүсере, атеросклероз, онкология.

«Симерү кешенең гомерен якынча 10 елга кыскарта. 60 яшьтән соң һәр 3 кг авырлыкны киметү гомерне якынча 1 елга озайта», – дигән ул.

Гадзиян, артык авырлык балалар өчен дә зыянлы, ди.

«Балаларның артык авырлыгы өлкән тормышта йөрәк ишемиясенә китерә», – дигән ул.

Марк Гадзиян фикеренчә, консервлар, шулай ук фастфуд, эшкәртелгән ит ризыклары һәм баллы әйберләрне күп ашау йөрәкне какшата.