Табиблар танылган актер Павел Баршакның гомере өчен көрәшә. Кабыргалары һәм күкрәк читлеге сынган актерны хастаханәгә алып килгәннәр һәм операция ясаганнар. Бу хакта«Комсомольская правда» сайты яза. 42 яшьлек актер 8 октябрь төнлә 32 яшьлек Анастасия исемле хатын янына килә. Ул циркта балерина булып эшләгән. Кыз Александр исемле ирнең гел шалтыратуы, «кызның йөрәген һәм кулын» соравын әйтеп зарлана. Бераздан Александр шалтырата, трубканы Павел ала һәм Настяны онытырга куша. Бераздан егет белән кыз балконга чыгып утыра. Александр үзе дә пәйда була. Болар фатирга кереп китәләр. Әмма Александрдан болай гына котыла алмыйлар – ул балконга үрмәләп менә, фатирга керә һәм Павел белән кызны бүлешә башлый. Бәхәс сугышка әйләнә: Александр Павелны кыйнап ташлый да килгән юлыннан – балконнан чыгып та китә. Ул өй арестында булган, аягында браслеты да була. Иртән Павел сериал төшерергә барырга тиеш була. Сериалга бара, әмма съемкаларда катнаша алмый – үзен начар хис итә башлый да хастаханәгә бара
Чит хатын янына барган танылган актерны кыйнап, кабыргаларын сындырганнар
13 октября 202313 окт 2023
1
2 мин