Иркәнең «Бер кайтасы иде туган якка» җырына туган яклары Аксубай районының Яңа Ибрай авылында төшергән клибы чыкты. Әлеге клипта җырчының әнисе, кызы Әминә, барлык туганнары һәм авыл халкы төшкән. Клипның идеясен Иркәнең өлкән кызы Айсылу тәкъдим иткән. Иркә «Интертат»ка әлеге клипның нәкъ менә шушы җанга якын кешеләре белән, туган нигезендә төшерелгәнгә аеруча кадерле булуын сөйләде. «20 елга якын эстрадада булып, беренче тапкыр туган авылымда клип төшердек. Нигә моңа кадәр бу хакта уйлаганым булмагандыр. Көне дә матур туры килде, Артурның да монда вакыты иде. Аллаһы Тәгалә дә бөтен нәрсәгә җаен чыгарып кына торды. Авылыбыздагы балаларга сокланып, шаккатып килдем. Барысы да шундый үткен, матурлар, «шартлап торган егетләр» диләр андый егетләр турында безнең авылда. Авылга кайтып, Айсылу белән кастинг ясадык, абыйларыма охшаганрак малайларны сайлап алырга туры килде. Минем кечкенә чагымны кызым Әминә уйнады бит инде. Балалар белән эшләве җиңел түгел, әлбәттә. Әминә дә, әле беренче генә