«ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруына кунак итеп Миләүшә Сафина чакырылган. Ул – 3 бала әнисе, аның беренче иреннән туган кызы Мәрьям – тумыштан авыру. Җырчы ятып кына торучы кызы турында сөйләде. – Мәрьям – тормышымның зур этабы. Яхшы гына максатларыма ирешеп барганда, шушы тормыш сынавы килеп төште. Мәрьям туган вакытта гипоксия алып, үлем хәлендә туды. Исән калды, әмма баш миенә зур зыян килеп, ул ятып кына тора торган бала булып калды. Кызганычка, менә 12 ел инде ул йөрми, сөйләшми, утырмый да, аны күп кеше утыра дип уйлый. Без аны махсус коляскага утыртып куябыз. Аның белән бик зур юл үттек, монда да дәваландык, чит илләргә дә бардык. Мәрьямнең эпилепсия иде. Табиблар дәвалау белән шөгыльләнергә кушмыйлар иде, чөнки өянәкләре көчәергә мөмкин. Аңа 2 яшь тулгач кайгыра башладым. Шуннан соң, нәрсәдер эшләргә кирәк, дип уйладык. Тернәкләнү үзәкләренә йөри башладык. Поездларда күтәреп йөргән вакыт, аэропортта чемоданнар өстендә дә утырып торган вакыт та булды. Без Мәрьям
Миләүшә Сафина авыру кызының кайчан да булса аягына баса алачагына ышанмавын әйтте
13 октября 202313 окт 2023
2 мин