8 октябрь көнне Газа Секторындагы ХАМАС хәрбиләре Израильгә бәреп керде. Израильдә дүртенче елын яшәүче россияле Екатерина Казаногова «Интертат»ка хәрби бәрелеш башланган көн вакыйгаларын сөйләде. Ходай гына саклап калды безне. Ирем – эшкә иртәрәк чыгып китүе, ә мин – ял көнем булганга, озаграк йоклавым аркасында исән калдык, – дип башлады ул сүзен. Екатерина әйтүенчә, ул иртән сирена тавышына уянып киткән. Әле ул вакытта ни булганын белми идем, этемне алып, бомбадан саклану урынына йөгердем. Ашыгудан телефонымны да өйдә калдырганмын. Фатирларга кире кайткач, безгә өйдән чыкмаска, ишек-тәрәзәләрне бикләргә һәм беркемгә дә ишек ачмаска куштылар. Этем белән икенче көннең иртәсенә кадәр өйдә утырдык. Ситуация тынычлана төшкәч, ирем кайтты да, без тиз генә җыенып, Эйлатка китеп бардык. Хәзерге минутларда биредә, Сдеротка караганда, күпкә тынычрак. Без киткәндә, Сдерот солдатлар белән тулы иде. Ирем безне алырга кайтканда, асфальтта кан таплары да күргән. Һәлак булган кешеләрнең мәетләрен у
Израильдә яшәүче: «Ирем безне алырга кайтканда, асфальтта кан таплары да күргән»
12 октября 202312 окт 2023
1 мин