НТВ телеканалының танылган алып баручысы Лера Кудрявцева «Комсомольская правда» радиосы эфирында үзенең шәхси тормышы, 90нчы елларда бай ир-ат белән яшәве турында сөйләгән. «Ул маньяк булды. Мин анда кияүдә булмадым. Бу – Мәскәүдә бандитлар заманы, көнаралаш урамда атышлар булып торган 90нчы еллар иде. Мин куркудан аның белән берни дә эшли алмадым», – дип сөйләгән Лера үзен мыскыл итеп торган бай ир-ат турында. Лера сөйләгәнчә, бу ир-ат аңа маньякларча гашыйк булган. «Ул шизофреник иде, хәзер кайдадыр Франциядә яши», – дип ачыклык керткән Лера Кудрявцева. Лера әйткәнчә, бу – аның тормышында берничә елга сузылган тәмуг була. «Ул минем телефоннарымны тыңлады, минем арттан сакчылар йөрде... Мин тын да ала алмый идем. Бөтен дусларым, әти-әнием, апа изелеп яшәде», – дигән ул. Лера бу ир-атның күп акчасы һәм зур мөмкинлекләре булганын да әйткән. Башта бу ир Лерага бөтен нәрсәне биргән, тик соңыннан бар нәрсәсен дә тартып алган. «Иң мөһиме – ул минем нерв системамны юкка чыгарды. «Мин сине яр
«Ул маньяк иде»: танылган «йолдыз» бай ир-ат белән яшәүнең ничек авыр булуын сөйләгән
12 октября 202312 окт 2023
1
1 мин