Җырчы Ильмира Нәгыймова ТНВ телеканалындагы Зәмирә Рәҗәпова алып барган «Әй язмыш, язмыш» тапшыруына кунак булып килгәч, Руслан Кираметдинов белән аерылышу сәбәпләрен тәфсилләп сөйләгән. Безнең Руслан белән төп проблема – сәхнә бүлү иде. Мин контрактта булгач, гел ишетеләм, күренәм. Ә Руслан контрактта булмады. Мин, ничектер, аннан гел бер адым алдарак бардым. Аны менә шулай икенче планда калуы борчый иде. Шуннан соң мин ике тапкыр әни булдым. Озак кына җырламадым. Декретта утырганда концертларга йөрмәдем, җырлар чыгармадым. Мин аңа мөмкинлек бирдем, аның эшләү мөмкинлеге бар иде. Булдыра алмады. Памперска да акча булмаган чаклар бар иде. Әти-әнидән акча сорап арыган идек, мин белми идем инде кемнән акча сорарга. Ул үзе генә булдыра алмагач, балаларны күтәреп, икәүләп, авыллар буйлап концертларга йөри башладык. Салкын вакытлар була иде, балаларны коляска белән ул җырлаганда – мин селкетеп, мин җырлаганда – ул күтәреп торып… Балалар күкрәктә булгач, калдырып булмый иде. Аның яхшы чаклар
Ильмира Нәгыймова Руслан турында: «Матур кыз белән очрашып йөри, аның өчен мин бик шат»
12 октября 202312 окт 2023
5
2 мин