Фаҗига беренче дәрестә була. Красноярск шәһәрендәге 85нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары гадәттәгечә дәрес башында разминка ясаган, йөгергәннәр. Шунда 11 яшьлек Мишаның (исеме үзгәртеп бирелә) хәлне начарлана – ул агарып чыга һәм аңын югалта башлый. Физкультура укытучысы аны банкеткага яткыра һәм «ашыгыч ярдәм» чакырта. Табиблар килгәнче, укытучы мәктәптәге шәфкать туташы белән бергә аңа беренче ярдәм күрсәтә, тик малай аңына килми, дип яза «Московский комсомолец» сайты. Класс җитәкчесе малайның әнисенә шалтырата. Ул шундук мәктәпкә килеп җитә, әмма анда да улы бер мизгелгә генә аңына килеп ала. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы 8 минуттан гына килә. Бу вакытта бала клиник үлем кичергән була инде. Аны коткара алмыйлар. Красноярск ашыгыч ярдәм станциясе табиблары сүзләренчә, укучы балага йөрәк-үпкә реанимациясе алгоритмы буенча барлык кирәкле чаралар да ясалган була. Табиблар баланы 30 минут дәвамында терелтергә тырышып карый, тик барып чыкмый. Укучы малай әнисенең кулында җан бирә. «Физик йөкләне