Кореяда бәлагә юлыккан Венера Сапуринаның вафат булуын хәбәр иткән идек. Марина ханым социаль челтәрләрдә бу авыр көннәрендә терәк булган, кайгы уртаклашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. «Бу юлларны язуы бик авыр. Мин аның тормышы өчен 4 ай көрәштем, терелер, дип өметләндем. Әмма бүген кызымның йөрәге тибүдән туктады. Тыныч йокла, кадерлем, авыр туфрагың җиңел булсын», – дип яза ана. Марина ханым сүзләренчә, кызы җан биргәндә, ул аның янәшәсендә булган. Әнисе Венераны илгә алып кайтып дәвалау турында хыяллана иде. Кызганыч, Венерага тернәкләнү насыйп булмаган шул. Венераның җәсәден моргта саклау, илгә алып кайту гаиләдән бик зур чыгымнар сорый. Шуңа күрә, якыннары белән киңәшләшеп, Марина апа Венераның гәүдәсен яндырырга рөхсәт биргән. Ул кызының көлен туган якларына алып кайтып җирләячәк. Бу хакта Марина ханым блогер Гөлия Вәлиәхмәтовага хәбәр иткән. Марина апа блогер белән даими элемтәдә торды, чөнки Венера исән вакытта, аны илгә алып кайту өчен, Гөлия Вәлиәхмәтова акча җыю игъла
Кореяда вафат булган Венера Сапуринаның көлен туган ягында җирләячәкләр
12 октября 202312 окт 2023
1
1 мин