«Моңлы җырчы» дип әйтү генә аны шәрехләмәс, чөнки һәр җырлаучының, һәр искән җилнең дә үз моңлы аһәңе бар, «өметле яшь җырчы» дип игълан итү яшен инде ул күптән узды, «сәхнә тотучы популяр җырчы» дип әйтсәм дә бераз арттыру булыр. Кыскасы болай: татар эстрадасының башкалардан аерылып торучы җырчысы Руслан Кираметдинов бездә кунакта», – дип таныштырды Ренат Галиәскар «Күңел күге» тапшыруының кунагы белән. Еллар узуга һәм күпсанлы интервьюлар булуга карамастан, Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова тарихы тиз генә телдән төшмәс әле. Алар кайчандыр гаилә, аларны бәйләп торучы балалар булганда, бу тема дәвам итәчәк. Әңгәмәләр дә аларның мөнәсәбәтләренә кагыла торган сорауларсыз кызык булмас кебек тоела. – Тормышыңда булган ыгы-зыгыдан соң синең күңелеңне ни тырный, күңелеңдә калган төер нинди? – дип сорады алып баручы. – Иң үзәккә тигәне «бу – минеке, менә моны мин эшләдем» дип әйтүе. Мин беркайчан алай йөрмәдем. Мин ул вакытта гаиләле идем. «Бу – безнеке» дип йөрдем. Ыгы-зыгыдан соң ш