Җырчы Айсылу Габдинованың август аенда улы туганын язган идек. 4 октябрьдә уллары Арсланга 2 ай булган. Яшь ананың йөклелек чоры әйбәт, сизелми генә узган. Шунысы кызык: җырчы шәхси тормышын күрсәтми диярлек. Хәтта күпләр аның кабат кияүгә чыгып, бәби алып кайтканын да сизми калган. Ә без, үз чиратыбызда, яшь әти-әнигә һәм аларның нәни улларына исәнлек теләп, хәбәргә чыктык. Айсылу, әни булуың белән. Эйфория әле дә бармы? Рәхмәт, Эльза. Әйе. Иң зур бәхет – балам. Кияүгә чыгуыңны, йөклелек чорыңны күрсәтмәдең. Гадәттә, артистлар бар этапларын күрсәтеп бара. Ни өчен? Чөнки бәхет тынычлыкны ярата. Күз тиюгә ышанам. Интернетта сиңа бөтен кеше дә бәхет теләп утырмый. Үзем өчен курыкмыйм. Якыннарымны саклыйсым килә. Улыгызга исемне язылучыларың белән сайладың кебек. Әллә ул исемне алдан уйлап куйган идегезме? Авырлыгы, буе? Кемгә охшаган? Исемне баланың малай булуын белү белән әтисе сайлады һәм мин ризалаштым. Язылучыларыма дөрес җавапны сайларга тәкъдим иткән идем. Улыбыз Арыслан 4 килограм