Әнвәр Нургалиев юл фаҗигасендә һәлак булган туганы, блогер Диана Сәфәрованың улы Сәидне күрсәтте. Әнвәр Нургалиевның хатыны Иринаның машинасында кечкенә Сәид Әнвәр абыйсының да берзаман «үсеп җитеп», картаячагы, ә аннары күкләргә менеп китәчәге турында сөйләнеп бара. «Әлегә күкләргә теләмибез, Сәид. Иртәрәк. Әнвәр абыең озак итеп яшәсен әле, җырласын», – ди аңа Ирина апасы. «Әйе. Безгә әле яшәргә дә яшәргә, яшәргә дә яшәргә. Ә безнең әниебез инде күкләрдә», – дип моңсулана Сәид... «Дусларым, бу видеоны куймыйча булдыра алмадым. Тормыш иптәшем балаларны Эмилиянең туган көненә алып барып кайтты, аларга бик ошаган. Сәиднең тормыш турындагы уйланулары, фикерләү сәләте таң калдыра. 20 тапкыр караганмындыр, йөрәгем әрни. Миңа 50 яшьтә дә әти-әнисез авыр… Ә монда – сабыйлар», – дип яза ул. 32 яшьлек популяр блогер Диана Сәфәрова 9 май төнендә Башкортстанда юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Аның 3 кечкенә баласы ятим калды. Әлеге аварияне китереп чыгаруда шикләнелүче ир-ат моңа кадәр өй арестын
Блогер Диана Сәфәрованың улы Сәид: «Ә безнең әниебез күкләрдә…»
10 октября 202310 окт 2023
1
1 мин