Уфада коточкыч җинаять булган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Уфадагы Черниковка бистәсендә 14 яшьлек кыз үлеме сәбәпләрен ачыклый. Аны 21 яшьлек абыйсы (әтиләре төрле) үтергәндер дип шикләнәләр. «МБ» басмасы хәзерге вакытта билгеле булган барлык мәгълүматларны җыйган. Күршеләре төнге сәгать өч белән дүрт арасында фатирдан яшүсмернең кычкырганын ишеткән. Мәктәп укучысы ярты сәгать чамасы ярдәм сорап кычкырган, ләкин берәү дә ярдәмгә килмәгән. «Комсомольская правда» язуынча, кызның әнисе иртән эшкә кайта һәм кызын уятырга бүлмәсенә керә. Әмма кыз анда булмый. Аннары әни кеше урамга – ишегалдында торган автомобиль янына чыга һәм багажникта кызының мәетен таба һәм полиция чакыра. Ул ни өчен автомобиль багажнигын тикшерергә булган – моның өчен нәрсә мәҗбүр иткән, анысы хәбәр ителми. Яшүсмернең сыйныфташлары кыз турында бары уңай, яхшы итеп кенә сөйлиләр. Аның игелекле, ярдәмчел булуын сөйләгәннәр. Мәктәп укучысы абыйсы турында беркемгә дә сөйләмәгән, шуңа күрә алар аның гаиләдә бердә
Уфада 22 яшьлек егет 14 яшьлек сеңлесен буып үтергән һәм көчләгән
10 октября 202310 окт 2023
1
1 мин