Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән аранжировкалар ясаучы Марат Мухинның Нурлаттагы йортларына инде икенче ел бер сәер кеше килеп йөри икән. Чираттагы килүендә Марат аны ишегалдыннан якасыннан тотып, җилтерәтеп диярлек чыгарып җибәрә. Гөлия Вәлиәхмәтова бу вакыйгаларны үзенең сторисларында күрсәткән. Ул язылучылары арасында бу кешенең танышлары яки туганнары табылмасмы, дип өметләнә, даими «кунак»ны моңа кадәр полициягә тапшырмауларының сәбәбен дә сөйли. «Бу кешене кем дә булса белмиме? Языгыз, зинһар өчен. Ул инде 2 ел безнең өй кырыен сагалый. Һәр көнне килә, түзәр чама калмады. Башында ни булганын кем белсен. Туганнары яки танышлары, элемтәгә чыксагызчы! Бүген, үз өенә кергәндәй, өйгә үк килеп керде. Ул, гадәттә, без өйдә вакытта килә иде. Шуңа да моңа кадәр судка бирмәдек. Ул безгә теләсә нинди сәбәп табып килә. Болай бер начарлык та эшләгәне юк. Без башта аның белән җайлап сөйләштек, чит йортка килеп йөрергә ярамаганлыгын аңлаттык. Башы бик үк эшләп бетермәгәнлеге күренә, кызгандык. Б
«Түзәр чама калмады»: Гөлия – Марат Мухиннар йорт кырыен инде икенче ел сәер кеше сагалый
10 октября 202310 окт 2023
2
1 мин