Илсөя Бәдретдинова «Мәйдан» телеканалында Ренат Галиәскәр алып барган «Күңел күге» тапшыруы кысаларында үзләренең фатир арты фатир алмаштырып, акчага интегеп яшәгән иң авыр елларын искә ала. – Казандагы беренче фатирны без Илфак (авт. – Шиһапов) белән 9 ел бергә яшәгәннән соң сатып алдык. Аңа кадәр 3 шәһәрдә 17 фатир алмаштырдык. Акча юклыктан. Кулда – бәләкәй бала... Ниндидер банкетларда, авылдагы концертларда эшләп кайтабыз да аннан вьетнам базарына китәбез. Тукыма алам да, аларны төннәр буе кисеп, тегеп, чигеп, үземә сәхнә күлмәкләре ясыйм. Элек минем бөтен күлмәкләр, сәхнә костюмнары – үзем теккән күлмәкләр иде. Хәзер генә шәхси, профессиональ тегүчеләрем бар. Минем әбинең бер бик кызык сүзе бар иде. «Салам ашасаң аша, фурысыңны тот», – ди иде ул. «Үзеңнең дәрәҗәңне тот» дигән сүз булган бит инде бу. «Синең өйдә кайда йоклаганыңны да, нәрсә ашаганыңны да беркем белми. Кеше алдында кешечә йөр», – ди иде. Менә шуңа бөтен нәрсәне кысып бетерә идек, Ренат. Шушы иҗатка китте бөтен көч.
Илсөя Бәдретдинова акчага интеккән чакларын сөйли: «3 шәһәрдә 17 фатир алыштырдык»
9 октября 20239 окт 2023
1 мин