Мирзаяновлар төркеме Башкортстан якларында концертлар белән йөргәндә, күңелсез хәлгә юлыккан. Гастрольләр вакытында артистлар фатир арендалап яши икән. Шундый фатир хуҗаларының берсе намуссыз булып чыккан. Ул җырчыларны фатирдагы урындыкны ватуда гаепләп, алардан акча таләп итә. Болар турында Зөлфирә Шәйдуллина сторисларында сөйли. Бер фатирның хуҗабикәсе бик яхшы туры килгән иде. Анда егетләребез яшәде. Ул анда өстәмә раскладушкалар да кертте. Фатиры җылы, урын-җирләре чиста булды. Без кызлар белән 2 көн – бер фатир, калган 2 көндә икенче фатир арендаладык. Кешегә ышану – иң зур хатам. Инде миллион тапкыр «пешкәнем» булды. Болай караганда фатирда бар да тәртиптә кебек иде. Юынып чыгуга, ванна акканлыгы ачыкланды. Хуҗабикәсенә сантехник чакыртырга кушып яздым, ул, әлбәттә инде, беркемне дә чакыртмады. Без үзебез чүпрәкләр белән идәнне сөртеп алдык. Фатир «иманны ала торган» салкын булды. Киемнәргә төренеп ятып йокладык. Иртән бөтен җирне чистартып, диваннарны җайлап, мендәр тышларына к
«Кешегә ышану – иң зур хатам»: Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлардан акча таләп итәләр
9 октября 20239 окт 2023
4
1 мин