Җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың җиһаз ясаучы Самат белән конфликты интернет киңлекләрендә киң яңгыраш алган иде. Гөлназ акчаларын алып юкка чыккан Самат турындагы мәгълүматларны бөтен интернетка ачып салды. Берничә көннән Самат табылды, ул хәзер заказ бирүчеләр белән элемтәдә һәм аларга җиһазны ясап китерергә вәгъдә итә. Мондый нәтиҗәләр бирә торган ысулны Гөлназ Шәрипҗанова үз тәҗрибәсендә даими кулланырга җыенамы икән әллә? Самат вакыйгасы онытылып өлгермәде, инде кичә җырчы сторисларында Буадагы бер кафе хуҗасы турында сөйләде. Гөлназны эшмәкәрнең Шәрипҗановлар төркеменә карата мөнәсәбәте шаккатырган. «Буадагы бер кафеның хуҗасы – күңел кайтаргыч кеше. Үз хокукларын тәкърарлаганчы, сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнсен иде. Төркемебездә 6 кеше идек. Безгә кая да булса киенергә, бизәнергә, яулыкны салганнан соң чәчләребезне тәртипкә китерергә, соң чиктә, егет-кызларга кая да булса утырып торырга кирәк иде. Нәтиҗәдә – коридорда, салкында утырдык. Ул безгә кече залны бирә ала иде
«Күңел кайтаргыч кеше» – Гөлназ Шәрипҗанова тагын конфликтка кергән
9 октября 20239 окт 2023
1
1 мин