Киров өлкәсендә тешләрен дәваламый йөргән ир-атка йөрәгенә операция ясарга туры килгән. Дәваланмаган кариес 40 яшьлек ир-атның йөрәге авыртуга китергән. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте. Ведомство белешмәсе буенча, ир-атны Киров шәһәрендәге Кардиология һәм неврология үзәгенә салганнар. Аның йөрәгендә җитди җитешсезлек булуы ачыкланган. «Диагностика вакытында шактый көтелмәгән сәбәп ачыкланды. Пациент берничә ел буена тешләрен дәваламый, стоматологларга бармый. Менә шул йөрәккә зыян китерә», – дигән хастаханәнең баш табибы Александр Исаков. Баш стоматолог Ирина Халявина сүзләренчә, авыз куышлыгын начар карау, кариеслар, тешләрдә таш яки юшкын күп булу, чыннан да, кеше организмына тискәре йогынты ясарга мөмкин. «Күптән исбатланганча, авыз куышлыгындагы хроник ялкынсынулар бөтен органнарга һәм системаларга йогынты ясый, гомуми соматик авырулар китереп чыгара. Ләкин, авыз куышлыгындагы иң начар патогеннар йөрәк-кан тамырлары системасына йогынты ясый
Тешен дәваламаган ир-атка йөрәгенә операция ясарга туры килгән
7 октября 20237 окт 2023
1
1 мин