ЛДПР лидеры Владимир Жириновский Израиль дәүләтенең бетәсен берничә тапкыр әйткән булган.
- Палестинада тагын сугыш башланды: Израильгә «Хамас» хәрбиләре бәреп керде
Бер интервьюсында ул: «Израильнең киләчәге юк, ил тыныч вариантта да, көч куллануда да каршы тора алмаячак», – дип белдерә. Моны гарәпләрнең мөселман кардәшләренә ярдәм итү хисләре көчле булу белән аңлата. Сүз 200 миллион мөселман турында баруын әйтә. «Хәтта атом конфликты да Израильне коткара алмаска мөмкин», – дигән сәясәтче.
Аның фикеренчә, 2024 елда барысы да Украина турында онытачак, чөнки Якын Көнчыгышта «иң куркыныч вакыйгалар» булачак һәм «эш өченче бөтендөнья сугышына таба барачак». «Иран – Вьетнам да, Төньяк Корея да, Косово да түгел», – дип йомгаклаган Жириновский.
Бүген, 8 октябрь кичендә, Иран Президенты Ибраһим Раиси Палестина радикаль төркемнәренә теләктәшлек белдерде.
«Иран Палестина халкының үз-үзен саклауга хокукын яклый. Төбәктәге халыкны куркыныч астына куйган өчен сионизм режимы (яһүд милли хәрәкәте, үз максаты итеп яһүд халкын аның тарихи туган җире Эрец Исраэльдә (Израиль җире) берләштерүне һәм торгызуны куя. – ред) үзе җаваплы», – диде.
Раиси мөселман илләренең хакимиятләрен «Палестина халкына чын күңелдән ярдәм итәргә» чакырды.
«Сионист дошманнар көчләр балансы үзгәргәнен һәм хәзер аларга сугышлар чыгару отышлы түгеллеген аңларга тиеш. Палестина халкы сугыш кырында җиңде», – дип өстәде Иран Президенты.
Владимир Жириновский Израильнең Ираннан куркуы турында да лекция сөйләгән булган.
Бу темага:
- Палестинада тагын сугыш башланды: Израильгә «Хамас» хәрбиләре бәреп керде
- Израиль белән Палестина нәрсә өчен сугыша? Тарихи фактлар
- Жириновскийның яңа фаразлары тарала: «19 сентябрьне көтегез...»