Найти тему
Интертат

«Еламадым, ярсымадым». Кәләш туй алдыннан хыянәт иткән киявеннән үч алган

Сызрань шәһәрендә яшәүче Наталья (исеме үзгәртелә) туй алдыннан кияү егетенең хыянәт итүен белеп ала. Ул кияүдән үч алу ысулын уйлап таба. Бу турыда «КТВ-Луч» хәбәр итте.

Наталья туйны кичектерүне уйламый, ул бәйрәмнән соң гына аерылыша. Шулай итеп туганнарының да кәефен кырмый, үзе дә өстен кала.

«Сөйгәнем миңа элеккеге танышы белән хыянәт итте. Мин, барысы да идеаль булсын өчен, бик күп көч түктем. Туй күлмәген сайлауга гына 1 ай кирәк булды. Дусларым, туганнарым бәйрәмгә чакырылган иде. Башка шәһәрләрдән килүчеләр дә булды. Шуңа күрә мин туйны туктатмадым», – ди ул.

Наталья киявен кичерми, тик туганнарына бәйрәм ясый.

«Мин бу туйга бик күп көч салдым. Үч – салкын килеш бирә торган ризык. Банкет узгач мин «сөйгәнемә» «аерылышам» дип белдердем. Сез аның йөзен күрсәгез икән!» – ди Наталья.

Наталья туйны үзенеке булмаган кебек итеп уздырган. «Шуңа ышаныгыз – мин бөтен сынауны узар көч таптым, еламадым, ярсымадым. Кайчакта тормыш шаярта инде, ләкин без аны көчлерәк булыр өчен куллана алабыз. Хыянәт мине сындырмады», – ди ул.