Казанның Авиатөзелеш суды Гүзәлия Гайнуллинаны үз балаларын газаплаган өчен 2 айга кулга алды. 32 яшьлек ханымның судта үзен ничек тотуы һәм аның бу гамәленең сәбәпләре турында – «Татар-информ»да Дмитрий Шатров репортажында. Полиция һәм медикларны әтисе чакырган Казанның Авиатөзелеш судында Гүзәлия Гайнуллинаны 2 айга кулга алдылар. Хатын, иреннән үч алырга теләп, 3 кечкенә кызын кыйнаган. Хәзер аны «балаларны газаплау һәм аларны тәрбияләүдә бурычларын үтәмәү» турындагы маддәләр буенча хөкем итәчәкләр. «Татар-информ» бу коточкыч тарихны язып чыккан иде. Казан хастаханәләренең берсенә 27 сентябрь көнне 12, 4 яшьлек һәм 9 айлык өч кыз бала китерелә. Аларның тәннәрендә сыдырылган урыннар һәм җиңелчә җәрәхәтләр була. Өч баланы да хастаханәгә салалар, хәлләрен канәгатьләнерлек, дип табалар. Эшкә шунда ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре кушыла. Алар балаларның ничек җәрәхәтләнүен ачыклый башлый. Соңрак билгеле булганча, Татарстан буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчел
«Бу – беренче тапкыр, аларны бик тә күрәсем килә»: балаларын кыйнаган әни сак астында
7 октября 20237 окт 2023
2 мин