Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче шагыйрь Рүзәл Минһаҗевның махсус хәрби операция үтәүчеләргә 12нче тапкыр гуманитар ярдәм илтүе бик тетрәндергеч булган. Күңеленә уелып калган мизгелләр хакында ул сторисларында болай дип яза: «Халкым, егетләребез янына бу баруыбыз бик үзенчәлекле һәм авыр булды. Сез җыйган посылкалар, НИВА машиналары, тормышларын җиңеләйтергә булышкан бөтен әйбер – егетләребез кулларына барып иреште, Аллаһка шөкер. Әниләребез җибәргән күмәчләр, апаларыбыз йөрәк җылысы белән кискән токмачлар, абзыйларыбыз ясаган окоп шәмнәре, балаларыбыз язган хатлар, татар җырлары яздырылган флешкалар, халкым җибәргән чиста сулар, ризыклар – егетләребезнең күңелен җылыткандыр. Туган якларына алып кайткан кебек булгандыр. Шыгрым тулы грузовой белән Украина эчендә 230 чакрым, ә тулаем алганда 7 мең чакрымнан артык юл үтелгән. Юл каршылыклары, ватылулар, хәбәргә керә алмаулар, үзәкне өзгән «фәрештәләр аллеясы» (һәлак булган балалар өчен төзелгән) урыннарыннан 800 чакрым күчкәч, хәбәрсез юг
Рүзәл Минһаҗевның Украинага соңгы баруы тетрәндергеч булган: «Әле дә һушыма килә алмыйм»
17 октября 202317 окт 2023
1
1 мин