Республикада волонтерлар һәм кеше кайгысына битараф булмаганнар тарафыннан мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм оештырылды. Безнең районнан да берничә тапкыр, азык-төлек, җылы кием-салым, бәйләнгән йон оекбашлар, дарулар һәм башка кирәк-яраклар туплап, Казанга илттеләр. Халкыбыз элек-электән мәрхәмәтле, ярдәмчел булган. Кеше хәсрәтен уртаклашу, авыр чакта ярдәм итү – күркәм гамәл. Лисичанск шәһәре халкы өчен районның берничә оешмасы җылыну өчен кирәкле җиһазлар ясый башлады. Алар арасында политехника техникумы да бар. Техникумда укучылар халык телендә “буржуйка” дип аталучы мичләр ясау белән мәшгуль. Мич ясарга техникумның производствога өйрәтү мастеры Евгений Басорин өйрәтә. – Лисичанскига ярдәм йөзеннән мичләр ясарга кирәклеген директорыбыз Илнар Миргалимов әйтте. Башта мич ясау технологиясен өйрәндек, махсус әдәбият укыдым, интернет ресурсларыннан файдаландым, сызымын сыздым. Төп максат – утын яки күмернең озак януын һәм мичнең җылы торуын тәэмин итү. “Агромастер”