Руслан Кираметдинов белән Сиринә Зәйнетдинова Хәния Фәрхи репертуарындагы «Бер җылы сүз» дигән җырның ничек итеп аларның уртак дуэтына әверелүен әйтте. Бу турыда алар «ТНВ» каналында «Башваткыч» тапшыруы студиясендә сөйләгән. «Руслан белән «Бер җылы сүз» җырын дуэт итәргә булдык. Рәхмәт «Күңел радиосы»на. Алар Арчада концерт үткәрде. Анда Руслан да, мин дә катнаштым. Без бер-беребезне 2007 еллардан бирле беләбез. Русланны «Татар моңы», Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсларда катнашып йөргән яшь вакытлардан ук беләм. Аның тавышына мөкиббән, ул бик моңлы. Күкрәген тутырып, киң итеп җырлый торган җырчы. Русланның май аенда концерты булырга тиеш иде. Шушы концертта Руслан Кираметдинов бергә җырларга тәкъдим ясады. «Минем концертымда махсус кунак булып катнаша алмассың микән?» – диде. Бер дә уйламаганда ул дуэт килде дә керде менә. Җырлаганда да күңелләр тула, чөнки һәрбер сүзе шулкадәр мәгънәле, тирәндә. Дөрестән дә, гомер буе янәшәдә яшәгән кешеләргә җылы сүзләр әйтеп бетермибез бит. Һаман
Хәния Фәрхинең «Бер җылы сүз» җыры турында Сиринә Зәйнетдинова: «Күңелләр тула»
3 октября 20233 окт 2023
1
1 мин