Найти тему
Интертат

Зинага җенес әгъзалары белән эшләнгән гөнаһ кына керәме?

Телеграмда Татарча хәдисләр дигән канал бар. Биредә хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре бирелгән. Каналны ТР мөселманнарының Диния нәзарәте тәкъдим итә.

Күбебез уйлаганча, зина ул – җенес әгъзалары белән эшләнгән олы гөнаһ кына түгел икән!

Аллаһы Тәгалә һәрбер адәмгә зинадан бер өлеш язган (ләүхү-л-мәхфузда), ул һичшиксез аңа ирешәчәк, күзнең зинасы ул (тыелган нәрсәгә шәһвәт белән) карау, тел зинасы ул (тыелган нәрсә хакында) сөйләшү, нәфес(нең зинасы исә җенес әгъзасы белән зина кылуны) теләве һәм аңа омтылышы, ә җенес әгъзасы исә боларны дөресли яки бушка чыгара.

Сахих Бохари, 6243

Габдуллаһ бин Мәсгуд әйткән: «Күзнең зинасы ул (тыелган нәрсәгә шәһвәт белән) карау, ирен зинасы ул (тыелган кеше белән) үбешү, кул зинасы ул (тыелган кешегә) тотыну (яки бармаклар белән экранга басып, тыелган нәрсәләрне карарга маташу), ә аяк зинасы ул (тыелган урынга, яки тыелган гамәлне башкаруга) бару».

Шугабу-л-иман, 6659

Фото: ©телеграм-каналдан скриншот, https://t.me/tathadisler
Фото: ©телеграм-каналдан скриншот, https://t.me/tathadisler