Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең күңел халәте турында сөйләгән. Күпләр көнләшерлек энергиягә ия җырчы кайвакыт үзенә тынычлык җитмәве, арып китүе хакында әйткән. «Хатын-кыз икәнем исемә төшә дә, елап та алам…» – дигән ул. Әлеге сүзләргә видеосындагы җыры да ятып тора: «Ризык-суың җанга ятсын өчен, Алсу таңнар сызылып атсын өчен, Яшәр өчен тормыш җырын көйләп, Күңелләргә тик тынычлык кирәк…» «Арасыңдыр шул. Синдәге энергия сокландыргыч бит. Командаң супер! Шулкадәр матур концерт карап кайттык. Юлларда имин йөрегез, җаным», «Төшкә кердең бүген! Барысы да яхшы булачак, ишет мине», – дип, хәленә кергән һәм тынычландырырга тырышкан җырчыны тамашачыларының бер төркеме. Икенче төркеме исә күңел төшенкелеген җиңүнең бердәнбер ысулы – «ышанычлы, үзенә терәк булырлык тормыш иптәше табу» дигән фикердә. «Җир йөзендәге бөтен байлыкны аяк астына җыеп салсаң да, сине яраткан, аңлаган кеше алыштырмас», «Тиз арада тормышка чыгарга кирәк», – дип язалар алар Илсөягә. Бер фанаты и
Күңел төшенкелегенә зарланган Илсөя Бәдретдиновага тамашачысы: «Тормыш иптәше кирәк сиңа»
2 октября 20232 окт 2023
1
1 мин