Барнаул шәһәрендә яшәүче ир-ат элеккеге сөйгән хатынын үтерүдә шикләнелеп тоткарланган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «РЕН ТВ» хәбәр итте. Мәрхүмә хатынның мәсхәрәләнгән мәетен 1 октябрьдә ташландык бинада кич белән тапканнар. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат таныш хатыны белән ташландык бинада очраша, хәмер эчәргә тәкъдим итә. Хатын аңа яңа сөйгәне турында сөйли, көнчелектән ярсыган ир-ат аны буып үтерә. «Җинаятьче ир-ат хатынның мәетен мәсхәрәли, аннары аны идән асты бинасына ыргыта һәм җинаять урыныннан качып китә», – дигәннәр ведомствода. «РЕН ТВ» чыганагы белешмәсе буенча, ир-ат корбанының күкрәген кисеп алган. Җинаятьтә шикләнелүче ир-атның 1 тәүлектән тапканнар. Ул – биредә яшәүче 43 яшьлек ир-ат, моңа кадәр үтерү өчен хөкем ителгән булган. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.