Мәскәүдә күп катлы йорт подъездында 18 яшьлек егет атасының сөяркәсен пычак белән чәнчегән. Әнисе моңа кадәр иренең яшерен тормышы барлыгын белмәгән булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте. 38 яшьлек ир-атның 33 яшьлек сөяркәсе була. Ир-атның улы әтисенең сөяркәсен нык яралый, хатын хәзер реанимациядә ята. «МК» белешмәсе буенча, 7 ел элек әтисе белән улы Мәскәүгә Грузиядән күченеп килә. Алар акча эшләмәкче була. Әниләре һәм нәни кызлары туган якта кала. Хатынның паспорты булмаганга, Россиягә килә алмый. Мәскәүдә ир-ат джинсылар сату белән шөгыльләнә, улы да бизнеста ярдәм итә. 7 ел чамасы элек ир-ат бер хатын-кыз белән таныша, ул да сатуда ярдәм итә. Алар бер-берсенә гашыйк була, бергә яши башлыйлар. Ир-атның улы да алар янына күченә. Малай атасының яңа хатынын бик ошата. Грузиядәге әниләре бу хәлләрне белми, ул ирен көтеп яши, ир елга 2-3 тапкыр кайтып йөри. Быел 1 августта хатын Мәскәүгә килү җаен таба. Туганнары белән аралашкач, ул иренең 7 ел буена башка хатын белән то
«Әтисенең 7 ел башка хатын белән торуын әнисе белми». Яшь хатынны сөяркәнең улы чәнчегән
3 октября 20233 окт 2023
1 мин