Мамадыш районында туып үскән һәм Россия Герое булган Ирек Магасумов 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнә. Ул хәзер Тикшерү изоляторында. Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкиннан бу җинаять эшен тикшерүне контрольгә алуын сорый. Бу хакта Telegram-каналында Цивилев үзе хәбәр итте, дип яза ТАСС. «Мин чыннан да Александр Бастрыкин исеменә хат җибәрдем. Россия Герое Ирек Магасумов эше буенча тикшерү барышына игътибар иттем һәм Александр Ивановичтан аны шәхси контроленә алуын сорадым», – дигән сүзләр бар Цивилев хәбәрендә. Ачыклык кертеп үтүенчә, Магасумов Кемеровоның Юрга шәһәрендә урнашкан 74нче аерым гвардия мотострелоклар бригадасында хезмәт итә. Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн Telegram-каналында подполковник Ирек Магасумовның августтан бирле Тикшерү изоляторында булуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, аның эшендә «башка офицерның гаебен танып килү факты бар», ул кызга очраклы рәвештә атуып җибәрүен таныган. Магасумов үзен махсус опе
Россия Герое Ирек Магасумовны кеше үтерүдә гаеплиләр, ул тикшерү изоляторына ябылган
30 сентября 202330 сен 2023
3
2 мин