27 сентябрьдә Лаеш район судында гадәти булмаган юл-транспорт һәлакәте турындагы катлаулы административ эшне яңадан карау башланды. Ул 2019 елның 1 сентябрендә Казаннан чыгу юлында Вороновка авылы янындагы трассада булган иде. Бу хакта – «Татар-информ» репортажында. Машина юлына чыккан сыерны «Ниссан Жук» бәрдерә. Сыер үлә, машина ватыла. Күпмедер вакыт үткәч, машина хуҗасы үлгән сыер хуҗасын судка бирә һәм ота. Суд машина хуҗасы файдасына 450 мең сум матди зыянны түләтергә, дигән карар кабул итә. Соңгы берничә ел эчендә 77 яшьлек Зиннур Шәйхетдиновның пенсиясеннән компенсация тотып калалар. Пенсионерның кызы Зөһрә Гәрәева суд карарын гаделсез дип саный. «Сыерны этләр куркыткан. Ул качып китеп адашкан иде, шуңа күрә соң гына берүзе йөргән. Юл һәлакәтеннән соң 1 ел узгач, суд приставлары әти пенсиясенең 50 процентын тотып кала башладылар. Без эшнең нәрсәдә икәнен белешә башладык, шуннан соң гына суд булганын һәм әтинең оттырганын белдек. Ул вакытта ук аның сәламәтлеге яхшы түгел иде, шу
Суд карары: Зиннур абый сыерын бәрдереп үтергән кешегә пенсиясен биреп барырга мәҗбүр
29 сентября 202329 сен 2023
3 мин