Россия хәрби көчләре Генераль штабы начальнигы Владимир Цимлянский хәрби хезмәткә кагылышлы брифингта мобилизация турында сорауга ачыклык кертте. Брифингның кыскача эчтәлеге: Язгы «призыв»та хәрби хезмәткә 147 мең кеше чакырылган. Хәрби хезмәткә иң күп чакырылучылар – Бурятия, Башкортстан, Чечня, Байкал аръягы, Архангельск, Белгород, Брянск, Омск, Сверловскидан һәм Мәскәүдән булган. Көзге призыв 1 октябрьдә башлана. Хәрби пунктлардан частьләргә 16 октябрьдән китә башлаячаклар. Хезмәт итү срогы – 12 ай. Барлык призывниклар да Россия территориясендә хезмәт итәчәк. Яңа төбәкләр – Донецк, Луганск, Херсон, Запорожьега һәм махсус операция үтәүгә җибәрелмәячәкләр. Призывникларның өчтән бере уку бүлекләренә җибәрелеп, 5 айдан яңа хәрби белгечлек алачак һәм частьларга җибәреләчәк. 17 октябрьдән, призывникларга бәйле сорауларга җавап бирү максатыннан, кайнар телефон линиясе эшли башлый. Номерлары: 8 (495) 498 96 96, 8 (495) 498 96 97, 8 (495) 498 96 98. «Призывниклар барысы да, хезмәт итеп бетер
Өстәмә мобилизация буламы, призывникларны Украинага җибәрәчәкләрме – Генштаб җавабы
29 сентября 202329 сен 2023
1
1 мин