«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Кытайда туып-үскән мөгаллим Нәгыйулла Хәсән кунак итеп чакырылган. Хәзер ул Казанда яши һәм шәһәр мәктәпләренең берсендә кытай телен укыта. Тапшыруны алып баручы Зәмирә Рәҗәпова мөгаллимнән гаиләсе турында сорады. – Хатыным – татар кызы, Лаеш районында туып үскән. «Улым, Татарстанга җибәрдем, татар кызыннан башкага өйләнәсең икән, без синең белән мөнәсәбәтләрне өзәбез», – дип, әти бик җитди әйтте. Казанга кайткач башта калды шул, Маша, Дашалар килсә, карамыйча да китәбез. Айгөл белән интернеттан таныштык. Анда барысы да русча язганнар, ә мин зур итеп «кызлар, сез кая» дип яздым. Ул «без монда» дип язган. Шуннан танышып киттек. «Очрашуга дусларымны алып киләм», – диде. Дусларың кирәкми, үзең белән танышырга телим, дидем. Танышларына минем фотоны, телефон номерын калдырган, берәр нәрсә булса, дип. Бауманда сәгать янында очраштык, бер күрүдә гашыйк булдым кебек. Йөреп карыйк, булса булыр, булмаса – үпкәләмәссең, дидем. 1 ай к
Лаеш кызына өйләнгән Кытай татары: «Безгә кайтып 700 кешелек туй үткәрдек»
29 сентября 202329 сен 2023
2
2 мин